Поручикова авылында 60 кв. метр мәйданлы модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Проектның гомуми бәясе 2 млн. 70 мең сум. Бина янындагы территория, “Инвестстройсервис” ҖЧҖ тарафыннан, 350 мең сумга эшләнгән.
Зәй районы башлыгы авыл халкын әлеге вакыйга белән котлады һәм барысы да яхшы сыйфатлы, матур эшләнүен билгеләп үтте.
- ФАПның яңа бинасы авылны бизәп торачак. Барыгыз да аны сакчыл карасагыз иде, чөнки, үзегезнең сәламәтлегегезне ныгыта алсын өчен, әлеге проектка бик күп акчалар сарыф ителгән. Авылда медицина хезмәте югары дәрәҗдә булуын телим. – диде ул.
Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Владимир Гуров үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, Зәй районына яңа технологияләр кайту бик күңелле күренеш.
- Хәзерге вакытта районда 52 ФАП эшли, Аксарино, Савалеево, Поручиково авыл җирлекләрендә заманча медицина биналары төзелгән. Киләсе елга Бура Киртә авыл җирлегендә яңа ФАП төзү, ә 9 ФАПны ремонтлау планлаштырыла. – диде ул.
Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Әхсән Борһанов җиткерде:
- Без ФАПның яңа бинасына сокланып карыйбыз. Зур рәхмәт! Яңа клуб төзелүен дә телибез. – диде ул.
Аннан соң Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева һәм Зәй ҮРХ баш табибы Владимир Гуров ал төстәге тасманы кистеләр һәм башка кунаклар белән бергә ФАПның яңа, заманча бинасын карадылар. Әлеге бинада терапевт, фельдшер, процедура кабинетлары бар.
Фельдшер Валентина Глонина буе җирле халыкның сәламәтлеге турында 29 ел буе кайгыра. Поручиково авылында 456 кеше яши, шуларның 78е яшүсмерләр. Барысына да, иртәме-соңмы медицина ярдәме кирәк булачак.
- Бервакытны өйдә бала тудырырга туры килде. Кыш көне иде, авылда телефон элемтәсе юк иде һәм яшыгыч ярдәм килгәнче әлеге хатын-кыз бала таба башлады. Ул вакытта Фельдшер-акушерлык пункты балалар бакчасы бинасында иде, кибет тә монда иде. Авыруларны тикшерү өчен кирәкле шартлар ул вакытта юк иде. – диде ул.