2013 елның2013 елның II яртысында Татарстанда 1 млн. 223,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 51 проценты). II ярты еллыкта 1 млн. 174,4 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк (планның 49 проценты). Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән киңәшмәдә әйтте.
Әлеге киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, әлеге чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча 133 йорт арасыннан гомуми мәйданы 204,8 мең кв. метр булган 3 мең 608 фатирлы 63 йорт файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 53,4 процентын тәшкил итә. Программаның 70 объекты арасыннан 35 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә , 30 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 5 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Ләкин, ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, эш графигыннан артта калу зур түгел, аны төзәтергә мөмкин.
Ирек Фәйзуллин йортларны тапшыру һәм кабул итүнең башкарма документацияләрен әзерләүгә игътибар ите. “Әлеге эш һәрвакытта да заказ бирүчеләр һәм подрядчы оешмаларның проблемасына әверелә. Моны йортларны тапшыру белән параллель рәвештә эшләргә кирәк”, - диде ул. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы турында сөйләгәндә, республиканың Төзелеш министры искәртеп киткәнчә, республикада 404 ветеран өчен 103 йорт төзелә. 46 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә , 35 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 21 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча республикада 85йорт төзелә, шулар арасында 64 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 7 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 14 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
Аз катлы төзелеш ( шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) программасына кергән 2 мең 378 объект арасыннан 725 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә , 1 мең 5 йорт объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 648 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
ТР Президентына мөрәҗәгать иткәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 1 млн. 900 мең кв. метр торак төзелә, муниципаль оешмаларның актив эше нәтиҗәсендә, ел ахырында, әлеге йортларны файдалануга тапшырырга мөмкин.
Киңәшмә барышында, шулай ук, алты районда ( Апас, Әгерҗе, Әлки, Түбән Кама, Чистай һәм Сарман) участок полиция хезмәткәрләре өчен торак төзи башлауның темпын тизләтергә кирәк.Әйтелеп киткән районнарда мондый төрдәге йотларны төзү эше әле башланмаган. “ Йортлар зур түгел -73 кв. метр. Кирәкле булган барлык киешүләрне төзергә һәм эшкә керешергә кирәк”, - дип, ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы, әлеге муниципаль оешмаларның башлыкларына мөрәҗәгать итте. Шуның белән бергә, ул ТР Дәүләт Төзелеш Надзоры инспекциясенә, участок полиция хезмәткәрләренә йортлар төзү эшен күзәтергә кушты.
Әлеге объектларны төзү һәм файдалануга тапшыру эшен 2013 елның 30 сентябренә кадәр тәмамларга кирәк, дип өстәде Ирек Фәйзуллин. Исегезгә төшереп үтәбез, республикада, ДТФ бүлеп биргән чаралар хисабына, участок полициясе хезмәткәрләре өчен бүлмәләре булган торак йортлар төзү эше башланды. Барлыгы 21 муниципаль оешмада (Арча, Буа, Балык Бистәсе, Мамадыш, Минзәлә, Чүпрәле, Ютазы, Югары Ослан, Алабуга, Түбән Кама, Кукмара, Норлат, Менделеевск, Мөслим, Саба, Апас, Әгерҗе, Әлки, Бөгелмә, Чистай, Сарман районнарында) 21 йорт төзү планлаштырылган. 5 объектта ( Чүпрәле, Мамадыш, Саба, Ютазы, Бөгелмә районнарында) җир эшләре башланган. 7 объектта (Арча, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Мөслим, Югары Ослан, Балык бистәсе районнарында) фундамент салу буенча эшләр бара. 3 объектта (Буа, Минзәлә, Норлат районнарында) кирпеч салына.