ТР участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагын сентябрь ахырына төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк

2013 елның 12 июле, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәмТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш ,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, үз чыгышында 6 районга ( Апас, Әгерҗе, Әлки, Түбән Кама, Чистай һәм Сарман районнарына) участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү темпын тизләтергә кушты. 

Алда әйтелеп киткән районнарда мондый төр йортларны төзү эшләре башланмаган. “Йортлар зур түгел – 73 кв. метр. Кирәк булган барлык килешүләрне төзергә һәм эшкә керешергә кирәк”, - дип,  ТР Төзелеш министры башлыгы, әлеге муниципаль оешма башлыкларына мөрәҗәгать итте. Шуның белән бергә, ул ТР Дәүләт Төзелеш Надзоры инспекциясенә, участок полиция хезмәткәрләренә йортлар төзү эшен күзәтергә кушты.

Әлеге объектларны төзү һәм файдалануга тапшыру эшен 2013 елның 30 сентябренә кадәр тәмамларга кирәк, дип өстәде Ирек Фәйзуллин.

Исегезгә төшереп үтәбез, республикада, ДТФ бүлеп биргән чаралар хисабына, участок полициясе хезмәткәрләре өчен бүлмәләре булган  торак йортлар төзү эше башланды. Барлыгы 21 муниципаль оешмада (Арча, Буа, Балык Бистәсе, Мамадыш, Минзәлә, Чүпрәле, Ютазы, Югары Ослан, Алабуга, Түбән Кама, Кукмара, Норлат, Менделеевск, Мөслим, Саба, Апас, Әгерҗе, Әлки, Бөгелмә, Чистай, Сарман районнарында) 21 йорт төзү планлаштырылган. 5 объектта ( Чүпрәле, Мамадыш, Саба, Ютазы, Бөгелмә районнарында) җир эшләре башланган. 7 объектта (Арча, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Мөслим, Югары Ослан, Балык бистәсе районнарында) фундамент салу буенча эшләр бара. 3 объектта (Буа, Минзәлә, Норлат районнарында) кирпеч салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International