Казанда җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре яңадан башлана

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

“Казанская теплосетевая компания” ААҖ пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда, Универсиададан соң, җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре яңартыла. Җылылык челтәрләрен кышка әзерләү буенча эшләр Казан башкарма комитеты раслаган графикка нигезләнеп башкарылачак.

1, 4, 8, 11, 17, 21, 22 номерлы җылылык бирү оешмаларында ремонтлау эшләре, шулай ук Казан ТЭЦ -1нең теплофикация җиһазларын ремонтлау 22 июльдән башлана. Шул сәбәпле Вахитов, Идел буе, Совет, Мәскәү, Яңа-Савин һһәм Киров районнары өлешендә кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак.

Кайнар суның булмау вакыты турындагы мәгълүмат барлык идарә итүче  торак оешмаларына вакытында хәбәр ителде. Әлеге мәгълүмат җылылык челтәре компаниясенең тышкы сайтында ( адресы: www.kazanteplo.ru) кабатланыла.

“Казанская теплосетевая компания” ААҖ, шәһәр халкына, ММЧда басылган һәм йортларның ишекләрендә урнашкан мәгълүмат стендларындагы су бетү турындагы белдерүләргә игътибар итәргә киңәш бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International