“Индустриаль проектлар 2013” дип аталган IV Инвестицион форум 2013 елның 25 июлендә Мәскәүдә үткәреләчәк

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 25 июлендә Мәскәүдә “Индустриаль проектлар 2013”  дип аталган  IV Инвестицион форум үткәреләчәк. 

Форумның төп темалары булып, инженерлы инфраструктура, Россия һәм чит ил инвесторларының ихтыяҗлары,сәнәгать активлары белән идарә итү, шулай ук индустриаль парклар һәм аларның резидентларын Россия Сбербанкы тарафыннан, кредитлаштыруның яңа программасы буенча финанслау тора.

2013 елгы Форум эшендә профильле министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләре, регион башлыклары, эре бизнесның Россия һәм чит ит вәкилләре, халыкара экспертлар һәм инвесторлар, сәүдә палаталары һәм ассоциацияләр катнашуы планлаштырыла.

Катнашучыларны теркәү сораулары буенча җаваплы кеше булып, катнашучылар белән эшләү менеджеры  Таһир Хәйретдинов тора (  телефон             +7 925-730-80-92      , e-mail: forum@indparks.ru, теркәү өчен сылтама: http://www.forum.indparks.ru/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International