Норлат районында полиция хезмәткәрләренә торак төзелә

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Җомга көнне булып узган, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү һәм төзүгә багышланган Хөкүмәт видеокиңәшмәсеннән соң, район башлыгы Н. Шарапов, шунда ук, төзелеш компанияләре һәм подрядчы оешмаларның җитәкчеләре белән әлеге сораулар турында фикер алышты. Ул билгеләп үткәнчә, участок полициясе хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү эшен тизләтергә кирәк. Әлеге эшләр 30 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Бүген, республика дәүләт торак фонды бүлеп биргән чараларга Елаура һәм Кульбаево-Мараста полиция хезмәткәрләре өчен торак төзелә, хәзерге вакытта йортларның диварларын төзиләр. Моннан тыш, Наил Шарапов, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү соравына да тукталды. Төзелештә булган кайбер кимчелекләр өчен төзүчеләр тәнкыйтьләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International