10 июль көнне Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге, ел саен, Төзүчеләр көне алдыннан оештырыла. Бу елны бәйгедә 49 кеше катнашты. Алар арасында төзелеш предприятиеләре һәм АМР оешмаларының эшчеләре бар иде. Ярышлар түбәндәге белгечлекләр буенча үтте: штукатур, плитачы, ташчы, сваркачы, питачы-агач остасы, маляр. Һөнәри ярышларны оештыру һәм үткәрүдә җаваплы булып, “АИСК” ҖЧҖ, “Арслан” ҖЧҖ, “Главнефтегазстройсервис” УК ҖЧҖ, “Фенстер” ҖЧҖ торды.
Бәйге бүген тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы штукатурчылар булып ( 2 кешедән торган звено) “АИСК” ҖЧҖ эшчеләре Илдар Шәйхетдинов һәм Рубин Петров билгеләнде. “Плитачы” белгечлеге җиңгүчеләре дип Икрам Кувандыков һәм Ришат Хафизов табылды (“Арслан” ҖЧҖ, 2 кешедән торган звено). Иң яхшы ташчылар “АРСУ” ҖЧҖдә эшлиләр икән. Прохоров Сергей һәм Халиуллин Радик ( 2 кешедән торган звено) әнә шундыйлардан. Иң яхшы сваркачы булып “Нефтегаз” ҖЧҖдән Владимиров Евгений (1 кешедән торган звено) билгеләнде. Бәйге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, иң яхшы плитачы-агач осталары “Арслан” ҖЧҖдә эшлиләр . Бу белгечлек буенча “Иң яхшы” исеменә Джаббаров Амикиши һәм Романов Иван лаек булды. “Иң яхшы маляр” исеменә ( 2 кешелән торган звено) Талипова Рәсимә һәм Нуруллина Талия (“СМП-Нефтегаз” ААҖ) лаек дип табылды.
Ярышларда җиңүчеләр төзүчеләр Көненә багышланган тантаналы чара вакытында бүләкләнәчәк. Әлмәтлеләр бу елны төзүчеләр Көнен, 10 августта бәйрәм итәчәкләр.