Иске Гришкино авылында Республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Район башлыгы И.А. Привалов авыл халкына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, әлеге зур вакыйга белән котлады. Символик кызыл лентаны кискәннән соң, район башлыгы яңа ФАП бинасын һәм җиһазларын карады. Ачу тантанасында Менделеевскның ҮРХ баш табибы А. Гилёв, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.