“Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе Чүпрәле районында

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2013 елның июненнән Татарстанда, Татарстан Республикасы Президенты башлап җибәргән  “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе старт алды. ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникация Республика агентлыгы белән берлектә “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен игълан итте.

Әлеге акция ярдәме белән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләренең директорлары, эшкуарлар, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруда мөмкин кадә ярдәм итә һәм үзе турында, спонсор һәм меценат буларак, якты һәм яхшы истәлек калдыра ала. Әлеге инициатива белем бирү учреждениеләрен, ремонт һәм җиһазлар өчен ата-аналардан чаралар алудан азат итәчәк. Акция кысаларында, бүгенге көндә республикада 36 миллион сумнан артык акча җыелган, әлеге сумманы җыюда 135тән артык оешма һәм предприятие катнашкан.

Чүпрәле районында яшәүчеләр арасында да мәктәпләргә ярдәм итүчеләр аз түгел. “Цильна” ҖЧҖ директоры Барис Гафуров Кече Цильно мәктәбенә 20 мең бүлеп биргән ( әлеге акчаларга мәктәп өчен җиһаз алыначак), авыл җирлеге башлыгы Ансар Хәкимов электр ит тарткыч бүләк иткән. Акция кысаларында, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы ата-аналары мәктәпкә факс бүләк иткән, “Фламинго” ҖЧҖ директоры Альфред Низамов 6000 мең сумлык буяулар сатып алган.  Әлеге исемлекне дәвам итеп түбәндәге спонсорларны да китерергә була: “Теплосервис” җәмгыяте директоры Рифкать Җамалетдинов ( 2 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), эшкуар Петр Спиридонов ( Убәй урта мәктәбе), “Наско” иминият компаниясе директоры Римма Мердеева ( Яңа Кәкерле мәктәбе), “Бурундукэлеватор” ҖЧҖ директоры Айрат Аблаев ( Яңа Бурундук башлангыч мәктәбе), “Ак Барс” ААҖ директоры Людмила Кузнецова ( Иске Ильмов башлангыч мәктәбе), ата-аналар (Городищенский балалар бакчасы). Аерым әйтеп китәргә кирәк, Городищенский балалар бакчасына, түбә һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү өчен, “ТУС” төзелеш компаниясе ЯАҖ” (Чебоксар шәһәре) генераль директоры Николай Угаслов, кирәк булган төзелеш материаллары өчен 400 мең сум бүлеп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International