Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы, федерация субъектлары тарафыннан территориаль планлаштыру документларын урнаштыру буенча мониторингны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Расланган һәм у ФГИС ТПда урнаштырылган территориаль планлаштыру документларын саны Татарстан Республикасының федераль дәрәҗәдәге эшчәнлеген бәяләүдә мөһим индикатор булып тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.
Министр аңлатканча, 2011 елның 20 мартыннан чыгарылган 41-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килеп, Россия Федерациясе субъекты һәм аның составына кергән муниципаль оешманың территориаль планлаштыруда расланган документларының эчтәлеге турындагы мәгълүматны территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмати системасына урнаштырырга кирәк. “Әлеге эшне анализлавыгызны сорыйм, без мониторингны башлыйбыз”, - диде Ирек Фәйзуллин.