ТР Төзелеш Министрлыгы мәгълүматларына караганда, Баулы районындагы үзәктән җылытыла торган 131 күп фатирлы торак йорт буенча, 17 июль көненә, җылыту системасын чистарту турындагы актлар 26 йорт буенча эшләнгән. Әлеге сан 19,8 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта республика буенча әлеге күрсәткеч 49,2 процентны тәшкил итә. Опрессовкалау актлары 20,6 процент йортларда эшләнгән ( республика буенча – 48,5 процент). Ә әзерлек паспортлары Баулыдагы бер йортта да әлегә юк (республика буенча 9,5 процент).
Социаль өлкә объектлары арасында мәдәният учреждениеләренең әзерлек дәрәҗәләре зуррак – 64,7 процент. Дәвалау учреждениеләренең 51,2 проценты һәм мәгариф учреждениеләренең 49 проценты ягулы чорына әзер. Әлеге күрсәткечләр, республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда, түбәнрәк. Баулы районында барлыгы 128 мәктәп, балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм социаль яктан кирәкле башка биналар исәпләнелә. 14 казанның 9 әзер. Җылылык челтәрләренең ягулык чорына әзерлеге 60 процентны тәшкил итә.