Яшел Үзән районы Яңа Тура авылында яңа ФАП ачылды

2013 елның 23 июле, сишәмбе

Яңа Тура авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылышы булды. Бүген авыл халкына медицина ярдәме заманча ФАПта күрсәтеләчәк. Әлеге объектны төзү эше “2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медико-санитар ярдәмне камилләштерү” Республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Мондый ук пунктлар, киләсе елларда, Яшел Үзән районының тагын берничә авыл җирлегендә төзеләчәк.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Процедура кабинеты, фельдшер кабинеты, акушер кабинеты, авырулар өчен көтү урыны, санитар һәм хуҗалык бүлмәләре бар.

ФАПның ачылышында катнашканнар  барысы да, район җитәкчелеге исеменнән, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, ФАП бинасын һәм әйләнә-тирә территориясен төзекләндерүдә актив катнашканнарның барысына да рәхмәт әйтте. Яшел Үзән ҮРХ баш табибы Илгиз Хидиятов фельдшер-акушерлык пунктын уңышлы эшли башлавы белән котлады һәм авыл халкына, фельдшер янына дәвалануга караганда профилактика өчен килүне теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International