Бу елны Татарстанда авыл җирлегендә хезмәт итүче участок полиция хезмәткәрләренә 20 типлы йорт төзеләчәк. Лаеш муниципаль районы Нармонка авылы халкы мондый төр йортларның туган авылларында булачак дигән хәбәрне шатланып һәм рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.
Пионерская урамында Полиция Йорты төзү буенча актив эшләр бара. Бүгенге көндә фундамент салу эше тәмамланган. Төзелеп килүче йортның бер канатында участок полиция хезмәткәренең гаиләсе, ә икенче канатында эш кабинеты булачак.