Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт торагы төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы – төзелеш комплексы үсеше идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР ГИСУ” ГКУ, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлыгы, ТР эчке эшләр Министрлыгы, “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ, “ГЖФ” НО һәм “ДСК” вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында төзелешнең бәясен билгеләү, проект карарларын оптимизацияләү, төзелгән объектны һәм инженерлык челтәрләрен баланска күчерү өчен баланс тотуын билгеләү, шулай ук объектны газ белән тәэмин итү сораулары тикшерелде.