Мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасын тормышка ашыру ахырына якынлаша. Бүгенге көндә Түбән Каманың, программага кергән белем бирү учреждениеләрендә, ремонт эшләре 83 процентка үтәлгән.
Исегезгә төшереп үтәбез, бу елны “Зур ремонт” берьюлы 5 мәктәпкә керде – шәһәрнең 3 белем бирү учреждениесенә, шулай ук Зур Афанасов һәм Иске Чишмә урта мәктәпләренә.
Әлеге максатлар өчен муниципалитетка, гомумән алганда, 144 млн. сум бүлеп бирелде. Капиталь ремонт эшләре 8 төр буенча башкарыла: түбә алыштыру, тәрәзәләрне алыштыру, керү төркемнәрен алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, эчке ишекләрне алыштыру, санузелларны ремонтлау, фасадны ремонтлау, отмосткалар урнаштыру.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Кама муниципаль районының барлык 5 мәктәбе дә вакытында, ягъни 1 августка файдалануга тапшырылачак. Башкарма комитет тарафыннан эшнең сыйфаты өчен кыпыс контроль үткәрелә.