Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында булды, әлеге чарада Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Һәр ике як берничә эш соравын тикшерделәр, агымдагы чорга бурычлар билгеләделәр.