Кайбыч муниципаль районының Ульянково авылында урам суүткәргеч челтәрен төзү буенча эшләр башланды. Атна башында, газ хезмәте, электр элемтәсе, электр челтәре белгечләре катнашында, 300 метр озынлыгындагы яңа трасса билгеләнде. Әлеге максатлар өчен район бюджетыннан 303 мең сум бүленеп бирелгән. Соңгы ике ел эчендә Ульянково авылындагы суүткәргеч сизелерлек яхшырды.
“Чиста су” республика программасы буенча, 2012 елда Горная урамында артезиан скважинасы төзелде, әлеге скважинада кулланылган суны махсус компьютер программасы буенча контрольдә тоталар. Зеленая, Горная, Садовая урамнары буенча 2 километр 80 метр озынлыгында суүткәргеч сузылган. Якынча исәпләүләргә караганда, объектның бәясе 4 миллион 503 мең сум. Су белән тәэмин итү системасы белән идарә итү станциясен урнаштыру өчен, район бюджетыннан 167 мең сум, авыл җирлеге бюджетыннан 90 мең сум бүленеп бирелгән.