Кайбыч районы Корноухово авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре бара

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2013 елда Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларындагы беренче медико-санитар ярдәм сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, агымдагыча һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында, Корноухово авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт бара.

Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Газимөһәмәт Мөһәмәтов сүзләренә караганда, ремонтка республика бюджетыннан 100 мең сум бүленеп бирелгән. Ремонтның күләме чагыштырмача зур түгел. Элек фельдшер-акушерлык пунктына ике бүлмә бүленеп бирелгән, һәм авыруларны мондый шартларда кабул итү бик үк уңайлы түгел иде.

-Эшчеләр бүлмә такталары ясаячаклар, бер зур бүлмәдән өч кечкенә бүлмә – кабул итү, процедура һәм хуҗалык бүлмәсе булачак. Косметик ремонттан - агарту, буяудан соң, авыл халкына, минем яныма процедурага килү уңайлы булыр, дип ышанам, - дип өметләнә фельдшер Ольга Кузенкова. Ул тагын ике авыл– Победа һәм Воскресенск халкына да хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International