Спасс муниципаль районының Урта Юрткул авылында ФАП ачылды

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында, Спасс муниципаль районының Урта Юрткул авылында  яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы өчен бу чара, чын мәгънәсендә, мөһим һәм көтелгән вакыйга.

Тантаналы ачылышта түбәндәгеләр катнашты: Татарстан Республикасы Дәүләт советы Депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Валиев Ф.В., Спасс муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе Тюнёв С.И., “Сувар-Б” ҖЧҖ директоры Багдасарян А.Х., “Алексеевскдорстрой” ААҖ  җитәкчесе Нугаев Ф.К., “Спасс ҮРХ” ДАУЗ баш табибы Самохвалов Е.И., ФАПның медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, авыл халкы.

Чыгыш ясаучылар авыл халкын модульле ФАП ачылышы белән котладылар, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде.

ФАП хезмәткәрләренә, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен, барлык шартлар да тудырылган. Урта Юрткулдәге модульле ФАП җиһаз һәм медицина кирәк-яраклары белән тулысынча җиһазландырылган. Салкын һәм кайнар су, газ кертелгән.

ФАП фельдшеры Игламова Люция Каюм кызы һәм акушер Әхмәтҗанова Фәния Нәҗип кызы җитәкчелегендә, авыл халкы һәм кунаклар, яңа ФАПны, анда урнаштырылган яңа медицина җиһазларын карадылар.

Урта Юрткул авылындагы ФАП 350 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 31е – балалар.

Әлеге программа кысаларында, Спасс районында, авыл җирлегендә урнашкан тагын берничә модульле ФАП ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International