ТР Лаеш районы Державино авылында яңа күп функцияле мәдәни үзәк ачтылар

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

ТР Лаеш районы Державино авылында актлар залы, музей һәм фельдшер-акушерлык пункты булган яңа күп функцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы булды.

Г.В. Державинның 270 еллыгына багышланган Бөтенроссия поэзия фестивале алдыннан, күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Державино авылы халкы өчен күптән көтелгән көн килеп җитте. Ачылу тантанасына авыл халкы килде, билгеле булганча, нәкъ мәдәният йорты, авыл өчен тормыш үзәге булып тора.

Тантаналы чарада район Башлыгы Михаил Афанасьев катнашты, ул, шәхсән, яңа объектны тикшерде һәм эшләнгән эшләрнең сыйфатын карады. Михаил Афанасьев авыл халкын әлеге зур вакыйга белән котлады, подрядчыга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Авыл халкы исеменнән җавап сүз белән авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International