2023 елда Татарстанда 716 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елда кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда  40 муниципаль берәмлектә 740 күпфатирлы йорт ремонтланган. Финанслауның гомуми күләме 6,32 млрд. сум тәшкил иткән.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республиканың 184 меңнән артык гражданы торак шартларын яхшыртты.

Капиталь ремонт кысаларында эксплуатациягә яраксыз дип табылган 207 лифт җиһазы алыштырылды. 284 күпфатирлы йортта 269 мең кв.метрдан артык түбә, 372 күпфатирлы йортта 967 мең кв. метрдан артык фасад ремонтланган. Моннан тыш, 1 млн.метрдан артык йорт эчендәге электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу инженерлык системалары алмаштырылды.

2023 елда кыска сроклы планны гамәлгә ашыру республиканың 42 муниципаль берәмлегендә гомуми мәйданы 4,3 млн кв.метр булган 716 күпфатирлы йортта 159 110 гражданга куркынычсыз һәм уңайлы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Финанслау күләме 6 млрд. сумнан артып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International