Бүген Төзелеш Министрлыгында Свияжск, Болгар һәм Алабугадагы объектларда ярларны ныгыту буенча эшләр тәмамлану соравын тикшерделәр

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Свияжск, Болгарда һәм Алабуга шәһәрендәге объектларда ярларны ныгыту буенча эшләр тәмамлану соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР экология һәм табигать байлыклары Министрлыгы, ГИСУ, ПСО Казань, “Татинвестгражданпроект” ГУП  вәкилләре һәм Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге катнашты. Киңәшмә барышында, катнашучылар, объектларда ярларны ныгыту эшләрен тәмамлауның агымдагы сораулары тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International