Төзелеш Министрлыгында Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге төзелеп бетмәгән мәктәпнең профилен үзгәртү сораулары буенча киңәшмә булды

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге балалар бакчасын үз эченә алган, төзелеп бетмәгән мәктәпне, химияне тирәнтен үзләштерүгә багышланган махсуслашкан лицей-интернат итеп үзгәртү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР Мәгариф Министрлыгы, ГИСУ, КНИТУ, “Татинвестгражданпроект” ГУП, ТР Ипотека агентлыгы, “Грейт Строй” ҖЧҖ вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International