Ринат Абдуллин ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советны җитәкләде

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышын үткәрде.

Фикер алышуга чыгарылган төп мәсьәлә - Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисен яңадан сайлау. Озак еллар ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән Ленар Вәлиев җитәкчелек итте.

Утырышта катнашкан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары – ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссия әгъзасы Ирек Закиров Ленар Вәлиевнең югары дәрәҗәдә эшләнгәнлеген билгеләп үтте. «Ленар Сәйделовичны мин күп еллар беләм. Ул һәрвакыт профессиональлеге, эшкә тугрылыгы белән аерылып торды. Ул төзелеш өлкәсенә зур өлеш кертте», – диде Ирек Закиров.

Марат Айзатуллин Ленар Вәлиевкә Яхшы уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Ринат Абдуллинны Иҗтимагый совет рәисе вазыйфасына тәкъдим итте. Иҗтимагый совет әгъзалары аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар. «Ринат Әзһәр улы безнең структурада яңа кеше түгел, ул төзелеш тармагы һәм ТКХ системасын яхшы белә. Ленар Сәйделович салган яхшы традицияләр һәм системалы эш дәвам итәр дип ышанам»,–диде Марат Айзатуллин.

2020 елдан Ринат Абдуллин Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булып эшләде.

Утырышта шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының архитектура буенча киңәшчесе Илдус Әсәдуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы – иҗтимагый контроль буенча Комиссия рәисе Артур Мостаев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Эльвира Латыйпова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International