Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, территориаль –аерымланган инновацион үзәк проектлаштыру һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Иннополис – тармакланган бизнес-инфраструктуралы ( технопарклар, эшкәртү үзәкләре һәм башкалар), мәгълүмати технологияләр өлкәсендә махсуслашкан, Россиядәге беренче университеты булган (Carnegie Mellon University (АКШ) белән партнерлыкта), социаль һәм комерция инфраструктурасының бөтен спектры (мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, сәүдә үзәкләре, рестораннар һәм башкалар) һәм киләчәктә сатып алу хокукы белән компания-резидентларның хезмәткәрләренә биреп торырга мөмкин булган төрле дәрәҗәдәге тораклары (күп фатирлы йортлардан алып таун-хауслар һәм коттеджлар) булган акыллы шәһәр.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР Мәгариф Министрлыгы, ГИСУ, КНИТУ, ТР Ипотека агентлыгы, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Грейт Строй” ҖЧҖ вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге катнашты.