Форумның төп тематикасы булып, Россия регионнарына инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендәге инвестицион проектларны эффектив тормышка ашыру сораулары торачак. Моннан тыш, бүгенге көндә, Форумны оештыручылар комитеты тарафыннан, «Investor Awards 2013” премиясенә номинацияләү өчен, ДШП принципларында тормышка аша торган инвестицион проектлар сайлап алына. Шуңа бәйле рәвештә, Форум кысаларында, ДШП өлкәсендәге иң яхшы проектлар премиясенең лауреатларын бүләкләүгә багышланган чара үткәрү планлаштырыла. Форумда катнашучыларны теркәү http://ppp.rcb.ru интернет-сайтында башкарыла. Бәйгенең сайлап алу өлешенә проект тәкъдим итү өчен Форумны оештыру комитетына түбәндәге электрон адреска гариза ( таләпләр бирелә) җибәрергә кирәк: ia@rcb.ru