Узган сишәмбе көнне үткәрелгән әлеге объектның ачылышына, Кызыл Тау бистәсенә, район җитәкчелеге һәм бу көнне районга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан мәгариф министры Энгель Фаттахов килде.
Район башлыгы Камил Гилманов авылның сиксән еллыгына, Кызыл Тау халкына юл һәм ФАП эшләргә сүз биргән – узган елны авылга юл салынган, ә бу елны – фельдшер пункты. Ул, кунаклар арасында беренчеләрдән булып, авыл халкын яңа пункт ачылышы белән котлады.
-Сездә гаҗәеп – гадел, эш сөючән халык. Кайчандыр составына сезнең авыл да кергән элекке Вахитов колхозы – аягында нык торды. Сезнең бүген дә бөтен нәрсәгез бар – клуб, юл, мәктәп, балалар бакчасы, уңышлы кырлар, - диде Камил Гилманов.
Ачылу тантанасында Энгель Фаттахов билгеләп үткәнчә, авылдагы әлеге объект – сәламәтлек саклау учреждениесе генә түгел, кешеләрнең очрашу һәм аралашу урыны да.
-Социаль объектларны төзү һәм реконструкцияләү Республика программалары, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тик торганда гына кабул ителмәгән, бу –халыкны авыл яшәячәгенә өметләндерү, - дип ассызыклады Энгель Навап улы.
“Аксустрой” ҖЧҖ белән тәкъдим ителгән төзүчеләргә, авыл халкы, көчле алкышлар белән рәхмәт әйтте. Әлеге оешманың җитәкчесе Илдус Исхаков билгеләп үткәнчә, әлеге объект, аларның оешмалары тарафыннан районда төзелгән өченче ФАП булып тора. Чиратта – Ерепкинодагы тагын бер модульле ФАП.
Авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, үз чыгышында, төзүчеләрнең хезмәтләрен билгеләп китте – алар әлеге модульле ФАПны кыска вакыт – егерме көн эчендә җыйганнар, коммуникацияләр кертү өчен аларга тагын дүрт көн кирәк булган. Әкияттәгечә,могҗиза таякчыгы белән эшләгән кебек.
Кечкенә торак пунктта сәламәтлек саклау учреждениесе ачуның мөһимлеген билгеләп үткәндә, районның баш табибы Марат Юсупов, тормышка аша торган ФАПлар төзү программасы өчен республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм халыкка мөрәҗәгать итеп, фельдшер пунктына ешрак килүне теләде, чөнки ФАПның төп эше дә авыруларны профилактикалау.
ФАП ачылу Кызыл Тау халкына, Рамазан аенда зур бүләк һәм авыл тарихында зур вакыйга булды.
Фельдшер-акушерлык пункты, моңа кадәр, идарә бинасының аерым бүлмәсендә булган. Авыл халкы сүзләренә караганда, алар беркайчан да медик игътибарыннан зыян күрмәгәннәр. Фельдшерлары – Светлана Муллинаны алар бик яраталар, аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Ул Кызыл Тау кешеләренең сәламәтлеге турында ун елдан артык кайгырта, көн саен күрше авыл – Яңа Киязледән килә, шул вакыт эчендә татар телен өйрәнгән. Көндез дә, төнлә дә Светлана ярдәмгә ашыга. Бу авылда 260 кеше, шуларның йөздән артыгы –пенсионерлар, 29ы – балалар.
Котлау сүзләреннән соң авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады. Авылның аксакалы Завал Заһидуллин, район, авыл җирлеге җитәкчелеге адресына, яңа, заманча, модульле ФАП өчен иң җылы сүзләр җиткерде. Һәм авыл фельдшеры, табиб кушканны тулысынча эшли алсын һәм укол кадаудан тыш, система дә куйсын өчен, күрсәтелә торган медицина процедураларының спектрын киңәйтү турындагы теләген җиткерде.