Кайбыч муниципаль районы Кече Меми авылында узган атнаны, “Чиста су” программасы кысаларында, суүткәргеч салу эшенә керештеләр.
Авылга керү белән техниканың тавышы ишетелеп тора, урам буенча грунт таулары барлыкка килә. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеевна шатлыклы хәбәрне уртаклашырга ашыга.
-Авылыбызга игътибар арта. Мәдәният Йортында капиталь ремонт бара, менә, үзегез күрәсез, су да кертәләр. Элек монда суүткәргеч бөтенләй юк иде. Район башлыгы Альберт Рахматуллин, беренче көннән үк, үтенечебезне игътибарга алды һәм сүзендә торды.
Эшче бригада – Альберт Макаров, Рәмис Җәләлов, Рифат Зиннәтуллин, трактористлар – Нуршат Миңнуллин һәм Зөфәр Миңнуллин - бер атна эчендә Иске Күл һәм Яшьләр урамнарындагы эшне тәмамладылар. Хәзер Үзәк урамында эшлиләр. Суүткәргечнең озынлыгы – 1,5 километр. Егетләр тәҗрибәле – Татарстан районнарында гына түгел, бөтен Россия буенча су керткәннәр.
Түзмәде, урамга ветеран-педагог Зинаида Федотова чыкты – техника нәкъ аның йорты каршында эшли иде. Аның сүзләренә караганда, авыл халкы су турында күптән хыялланган.
-Һәрбер йортта диярлек кое бар, суны шуннан алабыз. Нишләргә соң, башка чара юк, янгын вакытында, Алла сакласын. Техника күл янына бара алмый. Ә хәзер янгын гидрантларын куячаклар, һәм куркынычсызлык өчен куркасы булмаячак, - ди ул авылдашлары өчен шатланып.