Бөтен республика буенча, яңа уку елына, утыз яки аннан да артык ел эшләгән 169 гомуми белем бирү мәктәбе ремонтланачак. Әлеге исемлектә Кама Тамагының татар гомуми белем бирү мәктәбе дә бар.

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бөтен республика буенча, яңа уку елына, утыз яки аннан да артык ел эшләгән 169 гомуми белем бирү мәктәбе  ремонтланачак. Әлеге исемлектә Кама Тамагының  татар гомуми белем бирү мәктәбе дә бар.

Эшләрнең подрядчысы булып, Апастан “Альтаир-1” ҖЧҖ тора. Бүгенге көндә мәктәпнең түбәсе тулысынча алыштырылган. Хәзер  бинаның диварына фасад плиткасы ябыштыру эшләре башкарыла. “Бинаның дивары өчен алынган плитканың гына гомуми суммасы 4 миллион сум, - диде прораб Айрат Бухараев, - бригадада 8 кеше эшли. Эшләрне тулысынча 1 сентябрьгә кадәр бетерер өчен туктаусыз эшлибез. Шулай ук икенче каттагы тәрәзәләрне пластикка алыштырасы бар”. Яхшырган, ремонтланган мәктәп педагоглар һәм укучылар эшчәнлегенә яхшы стимул булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International