ТР районнары спорт мәйданнары төзи башладылар

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республика районнарында типик проектлы 151 спорт мәйданы төзү каралган. Аның сүзләренә караганда, районнарның бер өлеше эшкә керешкән, һәм 5 августта бөтен районнарда да эш башланырга тиеш. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, спорт мәйданнарын төзү турында Россия спорт министры Виталий Мутко белән сөйләшенде, һәм республиканың профильле министрлыкларына, 3-5 елга исәпләнелгән, РФ спорт Министрлыгы белән берлектә эшләнеләчәк программа турындагы сорауны эшкәртергә кирәк.

И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, спорт мәйданнары төзүнең яшәп килгән программасы 2 елга гына исәпләнелгән. “Спорт мәйданнары бик кирәк һәм уку елы башланганчы аларның әзер булуын теләр идек. Әлеге объектлар катлаулы түгел. Без спорт мәйданнары турында күп сөйлибез, аларны күп итеп эшләргә дә кирәк. Бу программаны без башлап җибәрдек һәм әйдәгез, аның ничек эшләвен дә күрсәтик”, - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International