Узган пәнҗешәмбе көнне, 1 нче августта, Алабакүлдә фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Матур, яңа фельдшер пункты каршында клумба чәчәк ата, агач үсә, әйтерсең әлеге объект күп еллар буе тора. Дым-Тамакский авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев билгеләп үткәнчә, модульле ФАПны монтажлау өчен бары тик берничә көн генә кирәк булган.Ул яхшы бүләк өчен район һәм республика җитәкчеләренә, шулай ук объект урнаштыруда булышлык күрсәткән өчен Алабакүл халкына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге эштә актив ярдәм күрсәткән, әлеге авылда яшәүче Айдар Гәрәевка рәхмәт хаты тапшырды. Булышлык күрсәткән өчен, УҮРХ баш табибының рәхмәт хаты белән Алабакүл кирпеч заводы коллективы да бүләкләнде, бүләкне завод вәкиле Илшат Камалдинов алды, хатны УҮРХ баш табибы урынбасары Людмила Гадельшина тапшырды. Район башлыгы урынбасары Зария Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлдәния Белалова, Алабакүл халкын, социаль яктан бик мөһим булган әлеге объектның ачылышы белән котлады.
-Бүгенге чара – районның өметләр белән генә түгел, реаль эшләр белән яшәвенә дәлил булып тора, - дип Рашитова. – Әлеге объект сезгә озак еллар хезмәт күрсәтсен. Шулай да монда күбрәк профилактика максатларыннан килү хәерле. Тантананың символикасы – алсу тасманы кискәннән соң, теләүчеләр бинаның эченә керә алдылар.
Фельдшер-акушерлык пункты кирәк булган җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган. Медикаментлар өчен суыткыч һәм шкафлар, манипуляцион өстәлләр, һаваны йогышсызландыру өчен бактерицид лампа, гинекология кушеткасы, буй үлчәгечләр, электрон үлчәүләр, янгын сигнализациясе һәм ут сүндергеч, фельдшер өчен киенү бүлмәсе, раковиналар, санузел – болар барысы да пункт комплектациясенә керә. Фельдшер Илдар Әпсәләмов беренче авыруларны “кабул итте” дә инде: бер хатынның кан басымын үлчәде, ә ике мәктәп укучылары-ахирәтләр җәйге ял вакытында авырлык массаларының күпмегә үзгәрүе белән кызыксындылар. Исегезгә төшереп үтәбез, модульле ФАплар урнаштыру эше, сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында башкарыла.