Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, төзелеш өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруга, Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм Төзүче көне 2013 үткәрүгә зур өлеш керткән оешма вәкилләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Кунакларны министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов сәламләде. Ул үзенең кереш сүзендә, эшләгән эшләре һәм ирешкән югары нәтиҗәләре өчен чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Рәхмәт хатлары һәм дипломнары белән төрле ведомство һәм оешма вәкилләре, шул исәптән Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре бүләкләнде.