ТР Чистай районы Александровка авылында фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Алексанрдовка авылында модульле фельдшер-акушерлык пуунктының тантаналы ачылышы узды.

Чистай муниципаль районы Башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм “Чистай ҮРХ” МБУЗ баш табибы Вилсун Хәмитов, әлеге зур вакыйга белән, Александровка авылы кешеләрен котлады.

Әлеге ФАП меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтергә исәпләнелгән, стандарт җиһазлар коплексы белән җиһазландырылган, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү мәсьәләсен чишә тоган ике контурлы котел урнаштырылган.

83 квадрат метрлы мәйданда, авыл кешеләре һәм әйләнә-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен  кирәк булган барлык кабинетлар да бар. Халыкка югары квалификацион категорияле фельдшер Ландыш Дмитриева хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International