Төзелеш Министрлыгында участок полиция хезмәткәрләре өчен торак төзү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, участок полиция хезмәткәрләре өчен торак төзү һәм 2013-2017 еллар өчен авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү күчерү программасын формалаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов уздырды. Очрашуда, шулай ук, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук эш барышында катнашкан ведомство һәм оешмаларның вәкилләре катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының Башкарма комитет җитәкчеләре катнашында, видеоконференция режимында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International