Беренче тапкыр төзүчеләр арасында батыр билгеләнде

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Төзүче көне 2013кә багышланган тантаналы чарада,  милли көрәш буенча “Иң көчле батыр-төзүче” дип аталган бәйге үткәрелде. “Мега-п” ҖЧҖ директоры Марат Галлев абсолют батыр исемен алды. Ул Россиянең милли көрәш буенча ике тапкыр чемпионы һәм Яр Чаллы шәһәренең “Батырлар”  спорт көрәш клубы шәкерте. 75 кг авырлыкка кадәрге категориядә җиңүче булып, Яр Чаллы шәһәренең “Профит”  ҖЧҖ эшчесе Айдар Нәҗметдинов билгеләнде. 90 кг авырлыкка кадәрге категориядә КДАСУның 5 нче курс студенты Зөлфәт Гарифуллин җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International