Мәскәүдә ТКХ предприятие җитәкчеләренең IX Бөтенроссия форумы булачак

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2013 елның 9-10 декабрендә,  Мәскәү шәһәрендәге “Рэдиссон Славянская” ДКда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң эре чараларның берсе - ТКХ предприятие җитәкчеләренең IX Бөтенроссия форумы булачак. Әлеге чарада Россия торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең иң актив җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук ТКХ региональ һәм муниципаль идарә органнарының вәкилләре җыелачак, аларның саны 300 дән артыр дип көтелә. Бөтен илдәге ТКХ предприятиеләренең иң актив җитәкчеләре, тармакның стратегик мөһим сорауларын бергә чишү һәм эффектив идарә итүнең яңа коралларын кабул итү өчен, ел саен, бер мәйданга җыелалар. Әлеге проект кысаларында, анда катнашучыларның күбесе, үз предприятиеләрен модернизацияләү юнәлешендә зур нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларның инвестицион җәлеп итү көчен үстерә алдылар.

Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен, Форум программасы кысаларында, торак-коммуналь комплекс предприятие җитәкчеләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче һәм яклаучы профессиональ  берләшмәдә катнашучылар белән очрашу; экспертларга делегатлардан индивидуаль тәкъдимнәр; Россия регионнарындагы ТКХ өлкәсе предприятие директорлары арасында тәҗрибә алышу; Россия торак-коммуналь комплексы оешма җитәкчеләренә юридик ярдәм каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International