Төзелеш Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыруның агымдагы сорауларын тикшерделәр

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Арзан һәм уңай тирәлек” программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада, шулай ук, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы урынбасары И.Н. Насыров, тармак министрлыклары, ведомстволарыннан вәкилләр, берничә подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар тикшерелде: Программаның җайлаштырылган объектларындагы җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне бетерү, республиканың муниципаль оешмаларындагы торак фонд, җәяүлеләр йөри торган юлларны һәм белем бирү учреждениеләрен (мәктәпләр) җайлаштыру эшләрен тәмамлау, үзара хисаплау һәм подрядчылар тарафыннан алынган бурычларны түләп бетерү, шулай ук җайлаша торган берничә объект буенча техник бурычларны төгәлләштерү һәм Программа кысаларында өстәмә махсуслашкан җиһазлар булдыру сораулары. 

Министр урынбасары А.М. Фролов катнашучыларның игътибарын, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУга хисап документларын ( КС-2 һәм КС-3, җиһазлар буенча накладнойлар) вакытында һәм тиз арада тәкъдим итү белән бәйле сорауларны чишү кирәклегенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International