«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУ Мәскәү Генплан Институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аңа Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары һәм башкалар керәчәк.
Транспорт инфраструктурасын, җәмәгать урыннарын, торак төзелешен, тарихи мирасны үстерү буенча тәкъдимнәрне һәм идеяләрне сылтама буенча «Казан-2050» интерактив картасында калдырырга мөмкин.
Социологик сораштыру башланганнан бирле бер ай дәвамында узачак һәм 2023 елның 15 маенда тәмамланачак. Аннары мәгълүмат белгечләр тарафыннан мастер-план төзегәндә анализланачак. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк.