Бу атнаны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, эшлекле сәфәр белән, ТР Әгерҗе муниципаль районында булды. Ул монда район башлыгы В. Макаров, башкарма комитет җитәкчесе А.Авдеев, “Теплосбыт” ҖЧҖкә нигез салучы Н. Тимофеев һәм аның директоры И. Валиев, “Тепловые сети” ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы Э. Ниязов, “Агрызские тепловые сети” ҖЧҖ директоры Д. Шарисламов белән очрашты һәм шәһәрнең ягулык чорына әзерлек сорауларын өйрәнде.
Карл Маркс ур., 3 (“Квартальная”), Чапаев ур., 5а, Ометов ур., 9а, Гагарин 2 пер. 1а буенча урнашкан коткльняларга “Тепловые сети” хезмәт күрсәтәчәк. Гагарина ур., 3 (“Центральная”), Казанлы ур., 1а (“Вокзальная”), Чапаев ур, 5а буенча урнашкан котельнялар һәм район хастаханәсе котельнясы “Тепловые сети” ҖЧҖ, “Агрызские тепловые сети”гә, ягулык чорында хезмәт күрсәтү өчен арендага бирелгән, Яңа барлыкка килгән “Тепло” ҖЧҖкә авыл котельняларын бирү соравы тикшерелә.
Министр урынбасары ягулык чорына котельняларны әзерләү эшен якын арада тәмамларга кушты. Киңәшмәдән соң ул берничә котельняда булды, аларның әзерлек сыйфатын тикшерде.
А.М. Фролов, “Межрегионгаз”га булган бурычларны түләү, шәһәр халкын кайнар су белән тәэмин итү ( бүгенге көнгә кадәр 3 ай кайнар су булмаган) сорауларын күтәрде. “Агрызские тепловые сети” җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, 10 миллионлык бурычның яртысын якын арада күчерәчәк, ә калган сумма буенча өстәмә ваклап түләү килешүе төзеләчәк.