21 август көнне, ТР Югары Ослан муниципаль районы Ключищи авылында, хезмәтне саклау турындагы өйрәтә торган семинар белән бергә, төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булачак.
Әлеге чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Тимирязев, ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм Министрлыгы һәм башка кызыксынган оешма вәкилләре катнашты. Чара программасында “ФОН” – Ключищинская керамика” ЯАҖ филиалының җитештерү участокларын карау, хезмәтне саклау буенча фильм демонстрацияләү, “Төзелеш тармагында кулланыла торган заманча индивидуаль саклану чаралары” күргәзмәсендә булу, шулай ук хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча булган актуаль проблемалар турында фикер алышу каралган.