Территорияләрне төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирүдә 193 меңнән артык татарстанлы катнашты

2023 елның 29 апреле, шимбә

29 апрель  мәгълүматларга караганда, 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә порталда теге яки бу территория файдасына 193,5 меңнән артык кеше үз тавышларын калдырган. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, 15 апрельдә бөтен ил буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Татарстанлылар өчен тавыш бирү буенча ике мөмкинлек бар: компьютердан керә торган веб-бит һәм икенче вариант — Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында. Онлайн тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International