Әлмәттә шәһәрендә иң борынгы мәктәпләрнең берсен ремонтладылар

2013 елның 20 августы, сишәмбе

6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбен ремонтау өчен,  бу елны, республика бюджетыннан 17 млн. сум бүленеп бирелгән. 1 сентябрьдә әлеге мәктәп үз укучыларын кабул итәчәк. АМР башкарма комитеты җитәкчесе   М. Гирфанов үзе моның шулай булачагына ышанды.

Хәзерге вакытта ремонт эшләре тәмамлану алдында тора: түбә, ашханә, җылылык системалары, электр үткәргечләр ремонтланган. Мәктәптә яңа тәрәзәләр, ишекләр, санузеллар куелган. Эшләрне подрядчы оешма “Основа-С” ҖЧҖ башкара. Ремонт барышында иганәче чаралары җәлеп ителде, алар ярдәмендә бер сыйныф ремонтланды, дүрт кабинет өчен линолеум сатып алынды һәм диварлар өчен буяулар булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International