ТР Кайбыч муниципаль районы Багаево авылында, беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы буенча, фельдшер-акушерлык пунктын ремонтладылар. Агымдагы елда, Кайбыч районының Арасланово, Багаево, Салтыганово, Корноухово, Кече Каенлык, Янсурино, Федоровское, Морза Берлибашы һәм Баймурзино авылларына, республика бюджетыннан 100 әр мең сум бүленеп бирелде. Ун медпункт узган елны ук ремонтланган.
Мәдәният Йорты бинасында урнашкан Багаево ФАПы, ремонттан соң, яңадан ачылды.
-Минем участокта 210 кеше яши, шуларның 61 – 18 яшькә кадәрге балалар. Агымдагы елда барлыгы өч сабый дөньяга килде, аларның өйләренә регуляр рәвештә барам. Физик мөмкинлекләре чикләнгән җиде кеше соцпакетны куллана, льготага нигезләнгән дарулар ала. Күргәнегезчә, бездә беренче медицина ярдәме күрсәтер өчен барлык шартлар да бар. Авылдагы демографияне үзгәртергә иде.... – дип зарлана пункт мөдире Эльмира Уразова. Фельдшер үзе Яшел Үзән районы Танай авылында яши, әлеге авыл Багаеводан биш километр ераклыкта урнашкан. Фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлаганда аның ире Илдар да булышкан: җылылык системасы өчен торбалар алып кайткан һәм урнаштырган, - авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецовада аны мактап кына тора. Төзүчеләр гипсокартон белән диварларны тышлаганнар, асылмалы түшәм ясаганнар. Яңа ишекләр һәм линолеум өчен чаралар авыл җирлеге бюджетыннан бирелгән. Нәтиҗәсе бик яхшы булды – күзләрне шатландыра.