Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Казанда ике яңа балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты. Гомуми мәйданы 2 267,53 кв.м. һәм һәркайсы 220 кеше сыйдырырлык мәктәпкәчә учреждениеләр Адоратский урамында урнашкан. Объектлар Демография илкүләм проекты уңаеннан төзелә.
Бүгенге көндә төзелеш объектларының берсендә өч кат төзелгән, фасад һәм инженерлык коммуникацияләре төзелеше буенча эшләр тәмамлана. Тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган, биналарның эчке бизәлеше алып барыла. Булачак балалар бакчасының икенче объектында барлык әзерлек эшләре тәмамланган, стеналарны кирпеч белән җәю бара.
Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты паспорты 2018 елның 24 декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча расланды.
Илкүләм проектның төп максатлары - сәламәт гомер озынлыгын арттыру, тууының гомуми коэффициентын арттыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның һәм физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнарның санын арттыру.