Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Осиново авылында «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның күп профильле поликлиникасы төзелә.
Поликлиника өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итәчәк. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре 80 процентка тәмамланган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар, керү төркемнәрен урнаштыралар. Эчке бизәү эшләре дәвам итә, шулай ук булачак поликлиниканың янәшәдәге территориясе төзекләндерелә.
2022 елда башланган Яшел Үзән күп профильле поликлиникасы төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 28 объект төзү планлаштырылган, алар арасында – республиканың муниципаль районнарында 25 фельдшер-акушерлык пункты.