Кайбыч районында участок полиция хезмәткәрләре өчен ике хезмәт йорты төзиләр

2013 елның 23 августы, җомга

Авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү соравын чишә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшчәнлекләрен эффективрак итү максатыннан, Татарстанда, бу елны, якынча 80 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.

Әлеге программма кысаларындагы ике комплексны Кайбыч районында төзиләр. Торак йортларда  участок полиция хезмәткәрләренең эш бүлмәләре дә булачак. Хозесаново авылында мондый йорт төзелә инде.

-Эшчеләр ике атна элек фундамент сала башладылар. Биш көн эчендә диварын төзеделәр, хәзер түбә ябу эшенә керештеләр, - диде Хозесаново авылы җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Икенче административ-торак комплекс Куланга тимер юл станциясе бистәсендә төзеләчәк.

-Якын көннәрдә икенче объектны төзү эшенә керешәчәкләр. Участок полиция хезмәткәрләренең эш сәгате төгәл билгеле булмавын исәпкә алып, гади, ләкин гениаль идея барлыкка килде. Мондый йортларда участок полиция хезмәткәре эшли дә һәм гаиләсендә дә игътибар бирә ала. Минем уйлавымча, эшләрнең нәтиҗәлеге артачак, - дип билгеләп үтте Россия ЭЭМ “Апастовский”ның “Кайбицкое” МО полиция бүлеге башлыгы Рушан Хуҗин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International