Яр Чаллыда мәктәпләрне капиталь ремонт эшләре тәмамланган, ремонт эшләре өчен бу елны 150 млн. 209 мең сум бүленеп бирелгән иде.
Әлеге чараларга дүрт белем бирү учреждениесе ремонтланган. Түбәне ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, керү төркемнәрен алыштыру буенча эшләр башкарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе пресс-хезмәте.
Башка белем бирү учреждениеләрендәге агымдагы ремонт эшләре өчен, шәһәр бюджетыннан, 17 млн. сум бүленеп бирелгән. Әлеге чараларның күп өлеше, нигездә, хисаплау приборларын алыштыруга, түбәләрне, җылыту системаларын өлешчә алыштыруга, ГВС, ХВСка бүленеп бирелгән.