Октябрь уртасында Яшел Үзән районында заманча 6 спорт мәйданы урнаштырылачак. Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге спорт объектлары өчен чаралар, республика тарафыннан, “Казан-Арена” стадионын төзүдә катнашкан өчен бонус буларак бүленеп бирелгән.
Өч спорт зонасыннан ( мини-футбол, баскетбол һәм тренажерлар) торган ике мәйдан шәһәрдә, түбәндәге адрес буенча төзеләчәк: Төзүчеләр, 40 һәм Васильево бистәсендә һәм тагын дүрт торак пунктта: Түбән Вязовые, Норлат һәм Зур Ключи. Шуларның икесендә төзүчеләр үз эшләренә керештеләр.
-Бүгенге көндә Зур Ключи авыл җирлегендә әзерлек эшләре башланды, вак ташны планлаштыру эше бара. Һәм бүген Васильево пгтда планлаштыру буенча эшләр тәмамланды, диде “ЯҮМР техник күзәтү хезмәте” МУП директоры Рамил Зиннуров.