2023 елның 21 июнендә Россия Төзелеш Министрлыгының координация ярдәме белән Мәскәүдә цифрлы технологияләр өлкәсендә «MOSTIM. Төбәкләрнең цифрлы ярышы» төбәкара конференция узды. Конференциядә 60 төбәк катнашты, мәгълүмати модельләштерү технологияләре белән эшләү тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасы белгечләре уртаклашты.
Татарстан Республикасы мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып башкарылган проектларны экспертизалау буенча лидерлар составына керә. Каралган проектлар саны 70тән артык. Татарстан командасы проектларның берсен - Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркны тәкъдим итте.
Татарстан командасы составына «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының мәгълүмати технологияләр буенча урынбасары Дмитрий Полковников, «УГЭЦ ТР» ДАУ экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Алексеев, «УГЭЦ ТР» ДАУ махсуслаштырылган экспертизалар бүлеге эксперты Марсель Гайнетдинов, «ГУИС ТР» ДКУ баш белгече Рәмис Алимов керде.
Татарстан командасы 2 нче урынны алды. Җиңүче булып Мәскәү командасы, өченче урынны Красноярск командасы алды.