Буа шәһәренең район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка башкарылган.
Проект буенча бина өч катлы, гомуми мәйданы өч мең квадрат метрдан артык. Мәдәният йортын реконструкцияләү буенча эшләр 2022 елда башланган һәм бу елның августында тәмамланырга планлаштырыла.
Бүгенге көндә объектта сәхнә өчен нигез салу, шулай ук колонналар һәм идән җәю буенча төзелеш эшләре тәмамланган. Тышкы стеналар һәм эчке бүлгеләр салынган, тәрәзәләр урнаштырылган.
Хәзерге вакытта эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, биналарның эчке бизәлеше буенча эшләр алып барыла, шулай ук мәдәният йортына якын территория төзекләндерелә.
2023 елда Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Буа, Кайбыч, Кукмара, Арча һәм Апас муниципаль районнарында алты объект төзү планлаштырыла.
Белешмә:
«Мәдәният» илкүләм проектының төп максаты - зур шәһәрләр белән генә чикләнмичә, ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен һәм мәдәни байлыкларны киңәйтү.